Зур җиңү теләге белән килгәннәр
30 сентябрь көнне “Батыр” спорт комлексында “Теләче” спорт мәктәбе тарафыннан 2007-2008 нче елларда туган егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге үткәрелде.
Ярышта барлыгы алты - егетләр, биш кызлар командасы көч сынашты.
Көн буе дәвам иткән мавыктыргыч һәм киеренке ярышта кызлар белән тартып алдылар. Гомумән, беренче һәм икенче урыннар өчен уеннар кызлар, егетләр арасында да бик киеренке һәм кискен барды. Бик матур, мавыктыргыч уен үрнәкләре күрсәттеләр алар тамашачыларга. Яшь спортчыларыбызның ярышка зур җиңү теләге, азарт белән уйнаулары әллә кайдан күренеп тора иде. Өченче урында - Шәтке урта мәктәбе егетләре.
Азактан, призлы урыннарны яулаган командаларга, уенчыларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Җиңүче командаларны “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин белән ярышларның баш хөкемдары Шамил Шәяхмәтов тәбрикләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев