Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Зур көрәшкә юл

Районыбызның танылган көрәш осталары Раил Нургалиев, бертуган Ленар, Илдар һәм Фирзәр Гыйниятуллиннар, Марат Гәрәев, Ранис Галимуллин, Рафис Сәмигуллин, бертуган Илдар һәм Раил Мараковлар, Зөлфәт һәм Илгиз Ибраһимовлар зур көрәш юлына беренче адымнарын нәкъ менә танылган фермер, көрәш остасы Сәгыйть Гыйниятуллин призына үткәрелгән көрәш турнирларында башлады.

Районыбыз яңадан торгызылганнан соң ук үткәрелә башлаган ярыш кысаларында йөзләрчә чемпионннар, призерлар тәрбияләнде, шәкертләрнең күбесе үзләренең киләчәк һөнәрен спорт белән бәйләде. Әлеге ярыш ел да уңышлы үткәрелеп килә. Быелгы турнирда ун мәктәптән 107 укучы катнашты. 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында үткәрелгән бәйгедә Марсель Дәүләтшин (Югары Кибәхуҗа), Әнәс Галиуллин (Иске Җөри), Фәнис Зарипов (Олы Нырсы), Ильмир Галәветдинов (Олы Нырсы), Илһам Камалиев (Олы Мәтәскә), Тәбрис Фәләхов (Олы Нырсы), Раил Мөхәммәтшин (Баладыш), Фәнис Фәрхуллин (Иске Җөри), Илдар Камалиев (Олы Мәтәскә), Илнар Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Илназ Яруллин (Шәтке), Дилүс Гыйльмеханов (Балык Бистәсе), әлеге мәртәбәле турнирның чемпионнары булып танылдылар. Бу малайлар һәм егетләр бу атнада Актанышта республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына үткәреләчәк республикакүләм турнирда районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.
Командалар беренчеле-гендә Олы Мәтәскә урта мәктәбе җыелма командасына тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Җөри белән Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары яулады. Шулай ук турнирда Баландыш, Югары Кибәхуҗа һәм Шәтке урта мәктәбе укучылары лаеклы рәвештә, матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп көрәштеләр. Турнирда Үзәк урта мәктәбе командасы катнашуы да көрәшкә матур бизәкләр өстәде. Мондый күләмле ярышларда татар балалары укый торган Алан, Лесной урта мәктәпләре укучыларын да күрәсе килә. Призер командалар составындагы малайларның көрәшүен тамаша кылу үзе бер рәхәт. Берәүләр - җиңү шатлыгыннан идән төйсә, икенчеләр - җиңелү ачысыннан елап җибәрә... Карап торсаң, бер тамаша инде. Хәер, чын ярыш шундый булырга тиеш тә инде ул! Җиңүче комндаларга һәм шәхси беренчелектә уңышка ирешкән укучыларга турнирның сәбәпчесе, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сәгыйть Гыйниятуллин белән шәхси эшмәкәрләр - Наҗия Нәбиуллина, Шәкүр Закиров, җаваплылыгы чикләнгән «Тюлячинские стальные профили» ширкәте химаясына һәм Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан әзерләнгән медальләр, кубоклар, Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев