Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Зәйдәге көрәш ярышларында Теләчелеләр ничек көрәште? (Репортаж)

Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең мәгълүм шигырен язмама эпиграф итеп алуым тикмәгә түгел. Ник дигәндә, бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең 110 еллыгын билгеләп үтә, икенчедән, 12-13 февраль көннәрендә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан аның призына 54 тапкыр татарча көрәш...

Ни мәгънә бар эзсез

яшәүдә,

Түбәнлектә, тарлык,

кимлектә?

Яшәү хозурлыгы

хөрлектә,

Гомер озынлыгы ирлектә.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең мәгълүм шигырен язмама эпиграф итеп алуым тикмәгә түгел. Ник дигәндә, бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең 110 еллыгын билгеләп үтә, икенчедән, 12-13 февраль көннәрендә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан аның призына 54 тапкыр татарча көрәш буенча турнир үткәрелде. Шунысы сөенечле, әлеге мәртәбәле бәйгедә көрәшчеләребез командалар беренчелегендә очколар саны буенча келәм хуҗаларыннан азга гына калышып икенче урынны яуладылар. Өченче урынга Балтач районы командасы лаек булды.

Биленә сөлге салып көрәшеп, җиңү тәмен, җиңелү ачысын татып караган һәркем белә, әлеге бәйгенең халык арасында дәрәҗәсе гаҗәеп зур һәм анда милләтебезнең иң көчле көрәшчеләре генә чыгыш ясый. Аларның һәркайсы батыр, монда очраклы кеше чыгыш ясамый. Әлеге бәйгене халык та ярата. Зәй Боз сараена 500 дә артык тамашачы, турнирда 49 дан артык команда, 419 көрәшче катнашуы бәйгенең зур масштабта үткәрелүе турында сөйли.

Бу юлы да көрәшчеләр, командалар арасында көндәшлек зур булды. Соңгы елларда җиңү артыннан җиңү яулаган Әлмәт командасы җиңүчеләр арасында керә алмады. Алар урынына келәм хуҗалары калкып чыкты. Безнең команда исә узган ел көзге ярышлардагы уңышын кабатлап, аягында нык басып торган хәлдә, икенче урынны яулады. Шәһәр районнарын, халкы 30-40 меңнән артып киткән авыл районнарын узып, икенче урынга чыгуыбыз - зур җиңү! Әлеге уңышка ирешүдә 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында беренче урынны яулаган Артур Зөлкәрнәев, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр арасында беренчелеккә чыккан Муса Галләмов, 130 килограммнан югары үлчәүдәге көрәшчеләр арасында өченче урынга лаек булган Рамил Корбанов, аерым үлчәү авырлыкларында бил алышып, беренче бишлеккә кергән Илдар Гыйниятуллин, Раил Нургалиев, Рафис Сәмигуллин, бер-ике әйләнеш үтеп, команда "копилкасы"на алтынга тиң очколар китергән Илдар Мараков, Зөлфәт Ибраһимов, Динар Кәримуллин һәм Фирзәр Гыйниятуллин зур көч куйды. Кем әйтмешли халык яратырлык итеп көрәштеләр.

Әлбәттә, бу очракта да җыелма команданы - көрәшче егетләрне бер йодрыкка туплап, җыеп йөрткән һәм күңелләренә җиңү рухы өстәгән тренер Рафис Мөбәрәкшин, команда вәкилләре Айрат Фәтхулин, Динар Гыйниятуллин һәм Раил Мараков, шофер, үзе дә көрәшче егет Илгиз Ибраһимовтан башка күз алдына китереп булмый. Алар һәрдаим көрәшчеләребез янәшәсендә булып, остазлык итеп, рухи көч өстәп торып, чын мәгънәсендә егетләребезгә таяну ноктасы булдылар. Быелгы беренче зур җиңүебез артында да көрәш-челәребезнең көндәлек күнегүләре, фидакарь хезмәте белән, беррәттән, тренер һәм вәкилләрнең зур оештыру осталыгы, таләпчәнлеге, үз эшләренә бирелгәнлеге ята. Алга таба да Теләче көрәшчеләренең әлегедәй абруе, татар милли көрәшендәге урыны алдагы көннәрдә дә сакланыр дигән ышаныч бар.

Ярышларның ачылу тантанасында райондашыбыз Илдар Гыйниятуллин 2015 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган көрәшчеләрнең берсе буларак билгеләнеп үтелде һәм ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, милли көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тарафыннан бүләкләнде.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Көрәштән фотоларны сез биредә карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев