Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Балтач районында чыккан янгын дүрт пенсионерны йортсыз калдырган: «Ярый ялкын башка йортларга күчмәде дип сөенәбез»

29 август көнне Балтач районының Таузар авылында Рашат Шәрифуллиннар хуҗалыгында янгын чыккан. Анда әби белән бабай, аларның улы һәм килене яшәгән була.

– Янгын көндез чыкты. Сәбәбен – электр чыбыкларында, диләр. Ярый әле янгын төнлә булмаган. Бәхеткә, өйдәгеләр чыгып котылган, – ди Карадуган җирлеге башлыгы урынбасары Фәйрүзә Миннебаева. – Авылдашларыбызның бар каралты-курасы янып бетте. Лапастан башланган янгын, тиз арада бөтен өйләрен камап алды. Күршедә кеше тормый торган иске өй бар иде. Аңа да үрелгән иде, вакытында күреп сүндерделәр. Әле ярый башка йортларга күчмәде дип сөенәбез. Әлегә Шәрифуллиннар авылдагы туганнарында яшәп тора. Безнең җирлеккә кергән авыллардан акча җыйдык инде. Тагын да ярдәм кирәк. Ничек тә бу гаиләне йортлы итәсе иде, – ди Фәйрүзә ханым.

Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илсөяр Тәлгать кызы Әхмәтҗанова исемендәге банк картасы номеры: 5469 6200 3288 4924.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2020/08/33065/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X