Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда метроның бетон коймасына бәрелгән «Ауди»да ике кеше һәлак булган

Авария «Җиңү Проспекты» метро станциясе янында килеп чыккан.

Казанда метроның бетон коймасына барып бәрелгән «Ауди» машинасында ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария «Җиңү Проспекты» метро станциясе янында Сафиуллин урамындагы 56нчы йорт каршында килеп чыккан.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар бастырган кадрларда автомобильнең бик зур тизлек белән хәрәкәт итүе күренә. Көчле бәрелүдән чит ил машинасының двигателе һәм тәгәрмәчләре аерылып чыккан, башка өлешләре юлга таралган.

 

Полицейскийлар мәгълүматларына караганда, чит ил машинасы салонында дүрт кеше булган. Аларның икесе алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X