Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда тугыз айлык баланы үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар

Якын арада тикшерү 48 яшьлек ир-атка карата чара билгеләү үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Полицейскийлар тугыз айлык баланы үтерүдә шикләнелә торган 48 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Салават күпере» торак комплексында җинаять кылуда шикләнелгән 48 яшьлек ир-ат тоткарланды», – диде Андрей Шептицкий.

Тоткарланган ир-ат гаебен тулысынча таныган. Якын арада тикшерү 48 яшьлек тоткарланган ир-атка карата чара билгеләү үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

 

Бала үлеме фактына карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

  • «Татар-информ» агентлыгы Нурихан Фәттах урамындагы йортларны берсендәге фатирда фаҗига булуы турында хәбәр иткән иде. Ир-ат танышына кунакка килгән. Хатын-кыз кибеткә чыгып киткәч, аның тугыз айлык баласы көйсезләнә башлаган. Кунак баланы каты итеп кыйнаган. Баланың әнисе кызның башындагы җәрәхәтне күргән, әмма хастаханәгә һәм полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Берничә сәгатьтән кыз бала үлгән.

Үтерүдә шикләнелгән ир-ат качкан һәм эзләүгә игълан ителгән иде.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев