Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда тулай торакта янгын вакытында 500 кешене урамга чыгарганнар

Янгын Казан медицина университеты тулай торагының тугызынчы катында булган.

Казан медицина университеты тулай торагындагы янгын аркасында 500 кеше урамга чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кич белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Оренбург трактында урнашкан КДМУ тулай торагының тугызынчы катында төтен турында хәбәр килде. 2 нче номерлы ранг буенча урынга янгын сүндерүчеләр китте», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ун минуттан янгын сүндерүчеләр янгынны локальләштергән, тагын биш минуттан - утны тулысынча сүндергәннәр.

 

Бүлмәләрнең берсендә дүрт квадрат метр мәйдандагы матрас яна башлаган. Бинадан 500 кеше үзләре чыккан, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын сүндерүгә 58 кеше һәм 19 берәмлек техник җәлеп ителгән. Белгечләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев