Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда янгын аркасында биш катлы йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Янгын Химиклар урамындагы бер йортта чыккан.

Казандагы биш катлы йортта яшәүчеләрне бер фатирда чыккан янгын аркасында эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Узган төндә Химиклар урамында янгын чыкты. Дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда әйберләр янган, ут керү ишеген дә камап алган була”, - дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгында 60 яшьлек хатын-кыз төтен белән җиңелчә генә агуланган. Аңа хастаханәдә дәвалану таләп ителмәгән.

Коткару битлекләре ярдәмендә янгын сүндерүчеләр баскычлар буенча подъездда яшәүче биш кешене эвакуацияләгән.

 

Беренче мәгълүматлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев