Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда янгын вакытында әби белән бабай кечкенә оныкларын коткарган

Бүген көндез Кол Гали урамындагы өч бүлмәле фатирда чыккан янгында 10 квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһаз янып беткән.

Ут белән саксыз эш итү Казанда Кол Гали урамындагы йорт фатирларының берсендә янгын чыгуга сәбәп булган. Янгын вакытында бабасы белән әбисе ике кечкенә оныгын коткарып калган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 13.10 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына Кол Гали урамындагы 24/36 номерлы йортның беренче катында өч бүлмәле фатирда янгын турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләрне янган фатир хуҗалары каршы алган һәм уттан алты һәм дүрт яшьлек ике оныкларын алып чыгарга өлгерүләре турында хәбәр иткән. Балаларны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Янгын чыккан фатир күршеләре өйдән мөстәкыйль рәвештә чыга алган.

 

Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X