Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанлы бозымын чыгарсыннар өчен 2,6 миллион сумнан артык акча түләгән

Казахстаннан 62 яшьлек бер хатын-кызга суд хөкеме чыгарылачак. Ул бозым чыгарып һәм карта белән күрәзәчелек иткән булып, Казанда кайбер беркатлы кешеләрне акчасыннан коры калдырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Башта ул бер газетада белдерү бастырып чыгарган. Озакламый Казанда яшәүче бер ханым, белдерүдә язылганнарга ышанып, янәсе, бозымын чыгару өчен, аңа 2,6 миллион сумнан артыграк акча күчергән. Тикшерүчеләр Казахстан Агрофинасының тагын ике хатын-кызны 90 мең сумнан артыграк акчасыннан мәхрүм иткәнен ачыклаган.

Мошенниклык турында җинаять эше Казан шәһәренең Яңа Савин районы судына карап тикшерүгә тапшырылган.

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев