Теләче Информ

Хәмдүнә Тимергалиева вафат

Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр итте.

Реклама

Гөлназ Шәйхи кайгылы хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташы, җырчы Илһам Шәрифтән белүен әйтте. Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән. Ул вафат Хәмдүнә Тимергалиевага тап булган.

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: