Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сүндерелмәгән шәм аркасында чыккан янгында әтисе белән улы зыян күргән

Янгын Әлмәт шәһәренең Тельман урамындагы тугыз катлы йортта чыккан.

Әлмәттә сүндерелмәгән шәм аркасында чыккан янгында ике ир-ат зыян күргән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Тельман урамындагы тугыз катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Урынга 65 һәм 15 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге янгынчылары, полиция, табиблар һәм сорау алучы барды”, - диделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, йорттан 11 кеше чыккан. Янгын сигезенче каттагы бер фатирда чыккан була, фатир янында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен хуҗалар көтеп торган.

Янгын сүндерүчеләр биш квадрат метр мәйданда чыккан янгынны биш минутта сүндергән. Беренчел версия буенча ут парафин шәм аркасында чыккан. Йоклар алдыннан хуҗалар шәмне сүндермәгән булган.

 

Нәтиҗәдә 64 яшьлек фатир хуҗасының бите, муены һәм куллары пешкән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Хуҗаның 39 яшьлек улы да төтен белән агуланып хастаханәдә дәвалана.

Фото: МЧС Татарстана

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев