Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Танылган алып баручы Илфат Абдрахманов вафат

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә була.

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Бу турыда ТНВ каналы хәбәр итте.

17 ноябрьдә Илфат Абдрахмановка 59 яшь тулган булыр иде. «Аны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар! Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Ул яңа „Татарстан-Яңа гасыр“ спутник телеканалына эшләргә килүчеләрнең берсе. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә ТНВ каналы хәбәрендә.

«Татар-информ» хәбәрчесенә апасы Фирая ханым сөйләгәнчә, Илфат Абдрахмановны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр һәм ул шунда вафат булган.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә 9.00 сәгатьтә Әмирхан урамындагы 17 йортның 2 подъезды янында була.

 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев