Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан Прокуратурасы Казанда мебель складында чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклый

Янгын кичә төнлә Короленко урамында чыккан.

Татарстан Прокуратурасы Казанда мебель складында чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы ТР прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе белән Казанның Короленко урамында чыккан янгыннан соң тикшерү эшен башлады. Прокуратура алдында аның сәбәпләрен ачыклау бурычы тора. Моннан тыш, бина хуҗасының складта янгын куркынычсызлыгын ничек оештыруын тикшерәчәкләр.

«Татар-информ» агентлыгы кичә төнлә Казанның Короленко урамында мебель складында янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде инде. Төнге берләр тирәсендә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 5600 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев