Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан туристы Хакасиядә һәлак булган

33 яшьлек ир-ат йөри торган урында таудан кар ташкыны ишелеп төшә.

Хакасиягә Татарстаннан килгән 33 яшьлек турист ир-ат һәлак булган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Кичә көндез Приисковое авылы янында таудан кар ташкыны ишелеп төшә. Татарстан туристы шушы тирәдә снегоходта йөри торган була. Шуннан соң аны турбаза хезмәткәрләре һәм башка ял итүчеләр эзли башлый.

33 яшьлек ир-атның мәетен коткаручылар килгәнче табып алалар. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев