Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан урманында табылган кеше башының аяклары да табылган

Түбән Кама урманында, кеше башын тапкан урыннан ерак түгел, кеше аяклары табыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

«Элегрәк Кызыл Чишмә бистәсенә илтүче юлдан 20 метр ераклыкта билгесез ир-атның җәсәдләре табылган иде. Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизалар билгеләнгән, аларның нәтиҗәләре буенча табылган сөякләрнең бер үк кешенеке булу-булмавы ачыкланычак», — дип өстәде Эльвира Газизова.

Мәгълүматларга караганда, ир-атның үлеме бу елның 1-23 март аралыгында булган. Һәлак булучының фотороботы төзелеп, шулай ук суд-медицина экспертизасы үткәрелгән.

Чама белән ир-атның яше 30дан 50 яшькә кадәр булуы, баштагы чәчләре кара төстә, дүрт сантиметр озынлыкта.

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев