Татарстанда бер ир-ат, үз йортында чыккан янгыннан котылырга тырышып, аягын пешергән
Янгынның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән.
Татарстанда бер ир-ат, үз йортында чыккан янгыннан котылырга тырышып, аягын пешергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Республиканың Биектау районы Өнсә авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 3.55 сәгатьтә килгән.
Биредә бер катлы агач йортны һәм янәшәдәге корылмаларны ялкын телләре ялмап алган.
61 яшьлек йорт хуҗасы янгыннан урамга чыгып котылган, әмма аякларын пешергән. Ир-атны Әтнә Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Янгынның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-09-2020/tatarstanda-ber-ir-at-z-yortynda-chykkan-yangynnan-kotylyrga-tyryshyp-ayagyn-pesherg-n-5770070
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев