Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда боз астына киткән 17 яшьлек балыкчыны коткарганнар

Коткаручылар урынга вакытында килеп, егетне судан алып, табибларга тапшырган.

Татарстанда кар чанасында боз астына киткән 17 яшьлек балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Атабай бистәсе янында Чулманда кар чанасында балыкчы боз астына китүе турында хәбәр алына.

 

Урынга оператив рәвештә коткаручыларның дежур сменасы килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 17 яшьлек егетне судан алып, җылынырга булышканнар, аннан Атабайга илткәннәр. Егетне аннан Лаеш үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев