Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама шәһәрендә тугыз катлы йортта чыккан янгында ике баланы коткарганнар

Янгын Корабельная урамындагы йортның баскыч мәйданчыгында чыккан.

Түбән Кама шәһәрендә тугыз катлы йортта чыккан янгында ике баланы коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Корабельная урамындагы тугыз катлы йортның алтынчы катындагы коридорда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Урында ут белән көрәшүчеләр 4 квадрат метр мәйданда диван һәм матраска ут кабуын ачыклый», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр коткару битлекләре ярдәмендә ике баланы куркыныч зонадан урамга алып чыккан. Янгынны санаулы минутларда сүндергәннәр, аның сәбәбе әлегә билгеле түгел.

tatar-inform.tatar/

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X