Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Яңа туган баласын ташлап калдырган хатынны видеокүзәтү камерасы төшергән

Ике бала үстерүче хатын өченче сабыен куаклар арасында тапкан һәм ташлап калдырган.

Татарстан Тикшерү комитеты бер хатын-кызның яңа туган баласын кибет янында ташлап калдырганы төшерелгән видеоны күрсәтте. Кадрлар социаль челтәрдә чыкты.

Видеода хатын-кызның супермаркетны әйләнеп чыгуы һәм сабый салынган кара төстәге азык-төлек пакетын кибет артында  калдыруы күренә.

Тоткарланган 36 яшьлек хатын тулгагының көтмәгәндә урамда башлануы турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Хатын куаклар арасында бала тудырган. Ул кендек бавын өзгән, баланы пакетка салган һәм эш урыныннан ерак түгел урында калдырып киткән. Тиздән сабыйны кибет директоры тапкан», – дип сөйләде Шептицкий.

 

Аның мәгълүматлары буенча, хатын-кыз кияүдә, 8 һәм 10 яшьлек ике баласы бар. Тикшерүчеләр якын арада бу хатынга өй аресты рәвешендәге чикләү чарасын сайлауны сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре һәм шаһитларны сораштыру бара.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, пакетта табылган сабыйны Әлмәт хастаханәсенә уртача авыр хәлдә китергәннәр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: кадр из видео

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X