Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән

Авария бүген иртән Казаннан Малмыж юлында булган.


Татарстанда юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә.


Авария бүген иртән Казаннан Малмыжга алып бара торган юлда булган. Биредә «Шкода» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.


«Ике хатын-кыз зыян күрде. Берсенең бик җитди җәрәхәтләре бар. Икесен дә хастаханәгә алып киттеләр», — диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев