Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Бу хакта комитетның рәсми сайты хәбәр итә.
"Челны-мясо" предприятиесе җитештергән "хәләл" этикеткалы дуңгыз продукциясе “Пятёрочка” сәүдә челтәре кибетләрендә сатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев