Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

1 апрельдән социаль пенсияләр 4 %ка арта

1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсия күләме һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү кысаларындагы түләүләр 4 %ка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр. Шулай итеп, апрельдән 79,8 мең пенсионерның пенсия һәм социаль тәэмин итү дәрәҗәсе артачак. Аларның 76,9 меңе - социаль пенсия алучылар. Арттырылганнан соң...

1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсия күләме һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү кысаларындагы түләүләр 4 %ка индексацияләнә.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр. Шулай итеп, апрельдән 79,8 мең пенсионерның пенсия һәм социаль тәэмин итү дәрәҗәсе артачак. Аларның 76,9 меңе - социаль пенсия алучылар. Арттырылганнан соң уртача социаль пенсия күләме 7,9 мең булачак. Хәрби имгәнү аркасында инвалид булучыларның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсия күләме 30,6 мең һәм 31,6 мең сумга җитә.

Шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерларның минималь пенсия күләме, башка түләүләре белән бергә үзе яшәгән төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булмаячак. Ким булган очракта пенсиясенә социаль өстәмәләр билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, 1 февральдә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсия өлеше 4 %ка арттырылган иде. Шуның нәтиҗәсендә картлык буенча уртача иминият пенсия күләме бүген 12,6 мең сум тәшкил итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев