Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

1 июльдән минималь хезмәт хакы 596 сумга артты

Агымдагы елның 1 июленнән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 8 848 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды. Премьер-министр Алексей Песошин искәрткәнчә, мондый килешү Татарстанда бишенче тапкыр имзалана. Беренчесе исә 2007 елда төзелгән....

Агымдагы елның 1 июленнән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 8 848 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды.

Премьер-министр Алексей Песошин искәрткәнчә, мондый килешү Татарстанда бишенче тапкыр имзалана. Беренчесе исә 2007 елда төзелгән. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы 8 252 сумны тәшкил итә иде, 1 июльдән ул 596 сумга артты.

- Бу сумма 2017 елның беренче кварталына республиканың эшкә яраклы халкы өчен яшәү минимумына туры килә. Минималь хезмәт хакын арттыру - бик мөһим адым, чөнки республика икътисады кадәр кайбер авырлыклар кичерә, - диде Алексей Песошин.

Татарстанда икътисадның төп күрсәткечләрендә яхшы ук алга китеш бар. Быелның беренче яртыеллыгындагы нәтиҗәләр буенча, республикада 1 млн 92 мең квадрат метр мәйданда торак тапшырылган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 101 проценты тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында - беренче, ә Россия субъектлары арасында бишенче урынны алып тора.

Алексей Песошин инвестицияләрне җәлеп итү мәсьәләсендә дә уңышларыбыз барлыгын билгеләп узды.
- Милли рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан менә инде өченче ел рәттән Россия төбәкләре арасында лидерлыкны бирми. Узган ел руспублика Россия субъектларының инновацион үсеш рейтингында да беренче урынга чыкты, - диде ул.
Ә менә Татарстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова әйтүенчә, бүген республикада яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы алучыларның саны 17 мең кешене тәшкил итә. Киләчәктә исә Татарстанда икътисадның бөтен өлкәләрендә эшләүчеләр өчен бердәм минималь хезмәт хакы кертү дә планлаштырыла.

- Безнең алда торган максатларның берсе - минималь стандартны икътисадның реаль секторына да, бюджет өлкәсенә дә чыгару. Әлеге стандарт бердәм булырга тиеш. Монда без яңалык алып кермибез. Мәсәлән, Пермь, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәләрендә минималь хезмәт хакы да югарырак, минималь стандартлар да бөтен эшчеләргә кагыла. Шуңа күрә безнең Татарстанда да кеше нинди генә тармакта эшләсә дә, хезмәт хакы буенча минималь стандартка ия булсын иде. Бүген исә без ярлылыкка каршы көрәштә тагын бер адым ясыйбыз, - диде Татьяна Водопьянова.

Ярлылыкка каршы көрәштә бер адым ясалса да, көч-хәл белән җан асрарлык аз хезмәт хакы алучылар да, бөтенләй эшсезләр дә шактый шул. Бүген Татарстанда соңгыларының саны 13 меңне тәшкил итә. Ә менә Татьяна Водопьянова әйтүенчә, предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы шактый ук яхшы - 31, 1 мең сум. Бу күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда 6,8 процентка күбрәк тә әле.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X