Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәгариф һәм фән министры Э.Фәттаховның котлавы

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләү җиткерде. "Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сезне әлеге матур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләү җиткерде.

"Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сезне әлеге матур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз.

Республикабыз данын төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда яклаган укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Дүрт ел рәттән егерме дүрт фән буенча үткәрелеп килүче Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларыннан соң өченче урында. Шушы көннәрдә генә республикабыз егет-кызлары WorldSkills Russia "Яшь профессионаллар" Милли чемпионатында 64 регион арасында өченче урынга лаек булды.

Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Татарстан мәгарифенең көндәшлеккә сәләтлелеге үсүе - укытучыларыбызның тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте.

Язмышын авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз.

Бүген - җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә республикабызның барлык төп мәйданнарында фестивальләр, театраль тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уза. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылылыгы һәрчак аларны озата барсын, аларга акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде.

Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим! Ә укучылар җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрсен! - диелә министрның котлавында.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев