Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

1 октябрьгә кадәр ташламадан файдаланучылар социаль пакет яки акча сайларга тиеш

Бүген Татарстанда федераль ташламадан файдаланучы 342 607 кеше яши. Канун нигезендә, алар үзләренә нинди ярдәм ысулы кирәклеген сайлый ала. Алар бушлай дару алу мөмкинлеге, ягъни социаль пакеттан файдалана ала. Яки аннан баш тартып 807,94 сум күләмендә акча алырга мөмкин. Социаль пакет тулы күләмдә бушлай дару алу мөмкинлеген бирә. Катлаулы авырулар...

Бүген Татарстанда федераль ташламадан файдаланучы 342 607 кеше яши. Канун нигезендә, алар үзләренә нинди ярдәм ысулы кирәклеген сайлый ала. Алар бушлай дару алу мөмкинлеге, ягъни социаль пакеттан файдалана ала. Яки аннан баш тартып 807,94 сум күләмендә акча алырга мөмкин.
Социаль пакет тулы күләмдә бушлай дару алу мөмкинлеген бирә. Катлаулы авырулар (онкология, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит һ. б.), кагыйдә буларак, зуррак чыгымнар сорый һәм унар, хәтта йөзләгән мең сумга төшә. Сүз уңаеннан, 114 902 татарстанлы бушлай дару алырга булган, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Яңадан социаль пакет алуны торгызу өчен гариза белән 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бушлай дарулар алган кешеләргә Пенсия фонды бүлекчәсенә барып йөрүнең кирәге юк.
Федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылган әлеге программа 2005 елдан эшли. Ташламадан сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар, инвалид балалар, барлык төркем инвалидлар, блокадада булучылар һ.б. файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев