Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

11 апрельдә көчле җил көтелә, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе 11 апрельдә көчле җил чыгарга мөмкин дип кисәтә. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да бу көнне юлларда машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә игътибарлы булырга киңәш итә. 11 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска яңгырлар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-16 метр тизлек белән...

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе 11 апрельдә көчле җил чыгарга мөмкин дип кисәтә.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да бу көнне юлларда машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә игътибарлы булырга киңәш итә. 11 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска яңгырлар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-16 метр тизлек белән көчле җил исүе көтелә.

Төнлә һава температурасы - 4-9 градус җылы, көндез 13-18 градуска җитәргә мөмкин. 12-13 апрельдә дә кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә - 2-7 градус җылы, көндезләрен 10-15 градуска кадәр менәчәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев