Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

11 бала анасын машина бәрдергән

Юл-траспорт һәлакәте кичә 22:30 сәгатьтә, Казанның Восстания урамындагы 20 нче йорт каршында була. Әлеге хәлнең шаһитлары әйтүенчә, Cadillac машинасы артка таба шулкадәр югары тизлектә чигенә ки, әлеге хатын-кыз 7-8 метрга читкә оча. Шаһитлар сүзенә караганда, хатын-кыз башта исән була әле. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылса да, берничә минуттан аның...

Юл-траспорт һәлакәте кичә 22:30 сәгатьтә, Казанның Восстания урамындагы 20 нче йорт каршында була. Әлеге хәлнең шаһитлары әйтүенчә, Cadillac машинасы артка таба шулкадәр югары тизлектә чигенә ки, әлеге хатын-кыз 7-8 метрга читкә оча.

Шаһитлар сүзенә караганда, хатын-кыз башта исән була әле. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылса да, берничә минуттан аның гомере өзелә. Ә һәлакәтнең сәбәпчесе, ярдәмгә ашыгасы урында, тизрәк табан ялтырату җаен күрә. Соңрак аның ташлап калдырган машинасын ерак түгел генә урында - күпкатлы йортлар ишегалдында табып алалар.

Вафат булган хатын-кыз Казанга акча эшләргә килгән, диләр. Дөрес, акчаны ул хәләл юл белән түгел, ә юл читендә "басып торып эшләгән". Кайбер мәгълүматлар буенча аның 11 баласы ятим калган. Иң кеченәсенә - берничә ай гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев