Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

12 февраль көнне "Татмедия" газеталарга язылучылар арасында Айпад һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатачак

12 февраль көнне 10.00 сәгатьтә "ТАТМЕДИА" акцонерлык җәмгыятендә "Язылган өчен айпад!" ("Айпад за подписку!") акциясе буенча бүләкләр уйнату булачак. 2016 елның 1нче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте чыгаручы кимендә 3 басмага язылу турында квитанцияләр 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гынварына кадәр кабул ителде. Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортстан, Чувашия, Чиләбе...

12 февраль көнне 10.00 сәгатьтә "ТАТМЕДИА" акцонерлык җәмгыятендә "Язылган өчен айпад!" ("Айпад за подписку!") акциясе буенча бүләкләр уйнату булачак. 2016 елның 1нче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте чыгаручы кимендә 3 басмага язылу турында квитанцияләр 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гынварына кадәр кабул ителде. Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортстан, Чувашия, Чиләбе өлкәләреннән барлыгы 213 гариза кабул ителгән. Бүләкләрне уйнату тулаем видеоязмага төшерелеп, ТАТМЕДИА сайтының (www.tatmedia.ru) "акцияләр" бүлегенә куелачак. Ә бүләкләргә килгәндә, бу көнне 15 "Кукмара" савыт-сабасы комплекты, 3 цифрлы фотоаппарат һәм төп бүләк - Ipad уйнатылачак. Шулай ук һәр районнан "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең басмаларына иң күп язылган укучылар ачыкланып, аларга да бүләкләр тапшырылу турында хәбәр ителәчәк. Узган ел "Язылган өчен айпад!" акциясе кысаларында Олы Мәтәскә авылыннан Язилә Хәйретдинова һәм Иске Җөри авылыннан Наилә Бәдриевага махсус бүләкләр тапшырылган иде. Аллага тапшырдык, бәлки быел да җиңүчеләр исемлегендә райондашларыбызның исемен күреп куанырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев