Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

14 яше тулмаганнарга социаль челтәрдәрдә теркәлү тыелырга мөмкин

Белгечләр балаларны интернет челтәрендә контрольгә алуның барлык мөмкин булган ысулларын караячак. Шул исәптән 14 яшь тулганчы социаль челтәрләргә теркәлүне дә тыю ихтималы да бар. Бу хакта Россия Президенты каршындагы балалар хокукы буенча вәкил Анна Кузнецова белдерде, дип хәбәр итә «Известия» газетасы. Аның сүзләренчә, балаларны интернет кулланудан бөтенләй тыеп булмый, чөнки...

Белгечләр балаларны интернет челтәрендә контрольгә алуның барлык мөмкин булган ысулларын караячак. Шул исәптән 14 яшь тулганчы социаль челтәрләргә теркәлүне дә тыю ихтималы да бар. Бу хакта Россия Президенты каршындагы балалар хокукы буенча вәкил Анна Кузнецова белдерде, дип хәбәр итә «Известия» газетасы.

Аның сүзләренчә, балаларны интернет кулланудан бөтенләй тыеп булмый, чөнки аның файдалы яклары да бар, мәсәлән, белем алу өлкәсендә ярдәм итә. Әмма 14 яшь тулганчы социаль челтәрләргә теркәлү тыелырга мөмкин, дип хәбәр итә «360» телеканалы.

Әлеге мәсьәлә социаль челтәрләрдә балаларны үз-үзләренә кул салуга этәрә торган виртуаль уеннарның таралуы белән бәйле. Яшүсмерләр үзара «үлем төркемнәре»нә юллый торган берничә хештег белән бүлешә. Бу берничә үсмернең үз-үзенә кул салуына китергән сәбәп булган, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев