Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

15 декабрь көнне Теләче районы укучылары Казан һәм Саба ВУЗлары укытучылары белән очрашып сөйләштеләр

Кичә, 15 декабрь көнне Теләче авылы мәдәният йортында районыбыз авылларыннан килгән укучылар Казан югары уку йортларыннан һәм Саба Аграр көллиятеннән килгән укытучы-профессорлар белән очрашып сөйләштеләр. Әлеге чараның әһәмияте быел мәктәпне тәмамлап чыгарга җыенучы укучылар өчен дә, югары уку йортлары өчен дә бик әһәмиятле. Укучыларга мондый чаралар киләчәктә кайсы уку йортында...

Кичә, 15 декабрь көнне Теләче авылы мәдәният йортында районыбыз авылларыннан килгән укучылар Казан югары уку йортларыннан һәм Саба Аграр көллиятеннән килгән укытучы-профессорлар белән очрашып сөйләштеләр.

Әлеге чараның әһәмияте быел мәктәпне тәмамлап чыгарга җыенучы укучылар өчен дә, югары уку йортлары өчен дә бик әһәмиятле.

Укучыларга мондый чаралар киләчәктә кайсы уку йортында белем алуны дәвам итәргә, дигән сорауга җавап табарга ярдәм итcә, югары уку йорталары вәкилләренә яңа студентлар җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Кичә булган очрашуда өч уку йорты - Казан Дәүләт Аграр Университеты, Казан Ветеренар Академиясе һәм Саба Аграр Колледжы вәкилләре катнашты.

Һәр ВУЗның вәкиле үзе эшли торган уку йорты турында сөләп үтте. Укучылар бу очрашуда күп кенә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

Әлеге чара бик матур концерт белән тәмамланды.

15 декабрь көнне Теләче районы укучылары Казан һәм Саба ВУЗлары укытучылары белән очрашып сөйләштеләр

15 декабрь көнне Теләче районы укучылары Казан һәм Саба ВУЗлары укытучылары белән очрашып сөйләштеләр

15 декабрь көнне Теләче районы укучылары Казан һәм Саба ВУЗлары укытучылары белән очрашып сөйләштеләр

Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев