Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

15 ЯШЬЛЕК АКТАНЫШ КЫЗЫ АЛИНӘ ЯПОНИЯДӘ ФИГУРАЛЫ ШУУ БӘЙГЕСЕНДӘ ГРАН-ПРИ АЛДЫ

Бәйге Япониянең Нагоя шәһәрендә узды. Фигуралы шуу буенча Гран-при тимераякта шуучыларның Бөтендөнья берлеге (ISU, ИСУ) тарафыннан һәр ел саен у уздырылган ярышлар. Гран-прида спортчылар үз дәүләтләренең вәкилләре буларак түгел, шәхси күрсәткечләре буена катнашалар. Шул рәвешчә, Гран-при ул дөньяның иң яхшы спортчылары бәйгесе дигән сүз. Алинә Заһитова үзен бик яхшы хис...

Бәйге Япониянең Нагоя шәһәрендә узды. Фигуралы шуу буенча Гран-при тимераякта шуучыларның Бөтендөнья берлеге (ISU, ИСУ) тарафыннан һәр ел саен у уздырылган ярышлар. Гран-прида спортчылар үз дәүләтләренең вәкилләре буларак түгел, шәхси күрсәткечләре буена катнашалар. Шул рәвешчә, Гран-при ул дөньяның иң яхшы спортчылары бәйгесе дигән сүз.



Алинә Заһитова үзен бик яхшы хис итүе һәм Россия чемпионатында яхшы күрсәткечләргә өмет итүе хакында әйткән.

"Р-спорт" сайтына интервьюсында ул: "Бу чыгышымнан мин канәгать калдым. Дөрес, аз гына ялгышлар булды. Былтыр юниорлар өчен Гран-прида авыр булды, чөнки минем өчен бу бәйгедә беренче чыгыш ясау иде. Әлбәттә, Россия чемпионаты - бик мөһим старт. Үз программаларымны шомартып, тамашачыларга яхшы прокат тәкъдим итәргә җыенам".

Алинә ике программада чыгыш ясап, 223,30 балл җыйды. Ике атнадан - 21-24 декабрьдә Заһитова Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Чемпионатында чыгыш ясаячак.

Россия спортчысы Мария Сотскова икенче, Канада спортчысы Кейтлин Осмонд өченче урынга лаек дип табылган.


Фото: http://hcizhstal.ru. Михаил Бормин

Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде.



Алинә сеңлесе белән.












Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев