Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген Татарстанның 18 меңнән артык укучысы БДИ тапшыра

Бүген Татарстанның 18 меңнән артык укучысы барлык 11нчы сыйныфлар өчен дә беренче мәҗбүри сынау уза - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Республикада имтихан видеокүзәтү һәм металл эзләгеч рамкалар белән җиһаландырылган 86 пунктта уздырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Имтихан эше кыска һәм озын...

Бүген Татарстанның 18 меңнән артык укучысы барлык 11нчы сыйныфлар өчен дә беренче мәҗбүри сынау уза - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Республикада имтихан видеокүзәтү һәм металл эзләгеч рамкалар белән җиһаландырылган 86 пунктта уздырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Имтихан эше кыска һәм озын җаваплы (инша) биремнәрне берләштергән 2 өлештән тора. Аларны эшләүгә 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә. Канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә ирешү өчен укучыларга мөмкин булган 100 баллдан, ким дигәндә, 24 балл җыярга кирәк. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән билгеле булачак.

Искәртеп үтик: Россиядә БДИның төп этабы 25 майдан 26 июньгә кадәр үткәрелә. Быел сынауларны илнең 725 меңләп укучысы тапшыра. 25 майда рус әдәбияты һәм география буенча БДИ булды. 1 июнь көнне Татарстанның 9 меңләп укучысы математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханны тапшырачак. 4 июньдә исә республикада 15 меңләп укучы математиканың профиль дәрәҗәле имтиханын бирә. 8 нче июньдә җәмгыять белеме (9 мең 211 укучы) һәм химия (2 мең 546), 11 нче июньдә инглиз теле (1550), испан теле (1), француз теле (22), алман теле (47) һәм физика (5 мең 384), 15 нче июньдә информатика (1423) , биология (3 мең 352) һәм тарих (2 мең 368) буенча имтиханнар көтелә.

Искәртеп үтик, Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, урта белем аттестатын алу өчен, математика һәм рус теле буенча минималь баллар турында мәгълүмат таратты. Шулай, рус теле буенча, ким дигәндә, 24 балл җыю шарт. Югары уку йортына керү өчен балларның түбәндәге минималь саны кирәк: рус теленнән - 36, математикадан - 27, физикадан - 36, химиядән - 36, информатикадан - 40, биологиядән - 36, тарихтан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, рус әдәбиятыннан - 32, чит ил телләреннән - 22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев