Теләче Информ

19 нчы каттан егылып төшкән

Кичә Яр Чаллыда төзелә торган "Крылатый" торак комплексы янында биектән егылып төшү билгеләре булган 29 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Бу - ел башыннан әлеге шәһәрдә җитештерүдә килеп чыгып кеше үлеме белән тәмамланган дүртенче очрак. Аның буенча Россия Тикшерү комитетының Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 216нчы маддәсенең...

Кичә Яр Чаллыда төзелә торган "Крылатый" торак комплексы янында биектән егылып төшү билгеләре булган 29 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Бу - ел башыннан әлеге шәһәрдә җитештерүдә килеп чыгып кеше үлеме белән тәмамланган дүртенче очрак. Аның буенча Россия Тикшерү комитетының Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 216нчы маддәсенең 2нче өлеше ("Төзелеш эшләре барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу") буенча эш кузгатылган.

Фаразлар буенча, ир-ат төзелә торган йортның 19нчы катында монтажлау-төзелеш эшләре башкарган. Мизгелләрнең берсендә ул ычкынып аска төшеп киткән һәм имгәнүләрдән шунда ук җан биргән.

Хәзерге вакытта һәлакәтнең ни рәвешле килеп чыгуы ачыклана. Җинаять эшнен тикшерү дәвам иттерелә, диелә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: