Әлеге маршрут буенча яңа рейс 20 гыйнвардан ачыла. Татарстан башкаласыннан автобуслар көн саен 09:00, 12:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә, ә Байлар Сабасыннан (Тукай урамы 15б адресы буенча урнашкан автовокзалдан) 06:00, 12:00 һәм 14:30 cәгатьләрдә кузгала.
Казан - Байлар Сабасы - Казан маршруты буенча пассажирларга уңайлы "Мерседес" микроавтобуслары хезмәт күрсәтә. Билет бәясе - 170 сум.