Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2015-2016 уку елында БДИдагы үзгәрешләр

Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә бер төркем яңалыклар булачак. Гадәттәгечә, аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота. - Сайлау буенча бер төркем предметларда тест өлеше бетерелә. Шулай итеп, быелдан география, тарих, информатика һәм җәмгыять...

Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә бер төркем яңалыклар булачак. Гадәттәгечә, аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота.


- Сайлау буенча бер төркем предметларда тест өлеше бетерелә. Шулай итеп, быелдан география, тарих, информатика һәм җәмгыять белеме буенча имтиханда "кыек атып туры тидерүгә" өметләнеп торарга кирәкми. Тиздән төрле вариантлардан җавапны сайлап ала торган биремнәрне 9 сыйныфтан соң тапшырыла торган йомгаклау аттестациясендә дә юк итәргә уйлыйлар.

Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов:


Без укучыларга тулы күләмдә үз белемен һәм алган күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү өчен сайлап алу вариантларыннан китәбез. Бик еш җавап дөрес булмаса да, фикерләү юнәлеше дөрес юнәлештә булырга мөмкин. Шул ук вакытта инде хәзер БДИны тапшыру һәм тикшерү технологиясе уникаль һәм ахыр нәтиҗәне генә түгел, биремнәрне эшләү процессын да бәяләргә мөмкинлек бирә.

- Мәҗбүри предметлар буенча җитди үзгәрешләр юк. Имтиханга, элеккечә, йомгак иншасы язган һәм уңай нәтиҗә күрсәткән укучылар гына кертелә. Рус теленнән 36 балл, профиль юнәлештәге математика буенча 27 балл җыярга кирәк. Гуманитар юнәлеш буенча гына китәргә теләүчеләр яки вузга кермәүчеләр математиканы база дәрәҗәдә тапшыра ала. Бу очракта нәтиҗә 5 баллы система буенча чыгарыла. Сынауны уңышлы бирү өчен "өчле" алу да җитә.

- Бу көннәрдә сынау рәвешендә илебезнең 19 мең мәктәбендә белем эстәүчеләр бөтенроссия тикшерү эшләре язуда катнаша. Киләчәктә бу төр эшләрне һәр ел саен барлык сыйныфлар өчен дә үткәрү күздә тотыла. Әмма аларны этаплап кертергә ниятлиләр. Быел рус теле һәм математика буенча сынауны апробация рәвешендә 4 сыйныфлар яза. 2016 елда инде алар өчен бу сынау мәҗбүри булачак, ә 5 сыйныфлар арасында тәҗрибә үткәреләчәк. Бу төр эшләр мәктәпләр һәм ата-аналар өчен укучыларның реаль белемен ачыклау инструменты дип санала.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов:


Балаларда Бердәм дәүләт имтиханына карата психологик киртәләр саклана. Без моны җиңәргә тиеш. Баланың белемен даими төстә тикшереп тору гамәлгә кертелсә, балалар имтиханны гадәти күренеш итеп кабул итәргә өйрәнер дип уйлыйбыз.

- Тиздән БДИны кытай теленнән дә тапшыра башлаячаклар. Бүген Россиядә 4 мең укучы бу чит телне өйрәнә. Татарстанда кытай телен 6 мәктәп укучылары үзләштерә. Иллебезнең 16 төбәгендә 8-11 сыйныфта белем алучы 16 мең укучы тәҗрибә рәвешендә кытай теле буенча БДИ биреп карады инде. Белгечләр сүзләренчә, хәзер бу имтиханны тапшыру һәм бәяләү технологияләре эшләнеп бетә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев