Әйтергә кирәк, быел хуҗалыклар, узган елның шушы ук дәвере белән чагыштырганда, акчалата керемне 15 процентка - 67,8 миллиард сумга күбрәк алган. Ит сатудан алынган керем 28 миллиард сум, сөттән - 16,2 миллиард сум, йомыркадан 2,9 миллиард сум, бөртеклеләрдән 10,8 миллиард сум, яшелчәдән 2,2 миллирад сум тәшкил иткән.