Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2017 елда нинди икътисади үзгәрешләр булыр?

Яңа ел якынлашканда киләчәккә планнар корырга яраталар. Тик монда барыбызның да икътисадка бәйле булуын онытмаска кирәк. Чөнки 2017 елдагы икътисади вәзгыять халыкның планнарын төптән үзгәртергә мөмкин. Әнә бит, 2016 елда да кешеләр отпуск вакытында чит илдә ял итәсе урында, җыйган акчаларына фатир сатып алды. ДОЛЛАР НИШЛӘР? 2014 ел ахырында долларның...

Яңа ел якынлашканда киләчәккә планнар корырга яраталар. Тик монда барыбызның да икътисадка бәйле булуын онытмаска кирәк. Чөнки 2017 елдагы икътисади вәзгыять халыкның планнарын төптән үзгәртергә мөмкин. Әнә бит, 2016 елда да кешеләр отпуск вакытында чит илдә ял итәсе урында, җыйган акчаларына фатир сатып алды.

ДОЛЛАР НИШЛӘР?

2014 ел ахырында долларның өскә үрмәләвен күпләр хәтерлидер. Апрель аенда якынча 36 сум торган доллар декабрьдә зур тизлек белән 60 (!) сумга күтәрелде. Соңгы елларда халыкның реаль табышлары 15 процентка кимегән.

Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: аналитиклар киләсе елда долларның бәясе кискен артачак, дип ышандырмый.



- Ел ахырына кадәр долларның сумга карата бәясе бераз үзгәрергә мөмкин. Ләкин шул ук вакытта 2014 елгы хәл кабатланмаячак. Бер доллар өчен, күп дигәндә, 68-69 сум акча чыгарып салырга туры килүе ихтимал, - ди Мәскәүдәге «Alpari» ширкәтенең әйдәп баручы аналитигы Роман Ткачев.


СӘЯСӘТ ТӘ ТӘЭСИР ИТӘЧӘК


Сәясәт тә турыдан-туры икътисадка бәйле. Америка Президенты итеп Дональд Трампның сайлануы да дөнья икътисадына тәэсир итми калмас, ди белгечләр.



- Бу күренеш икътисадка куркыныч тудырырга мөмкин. Әлеге кеше дөньядагы вәзгыятьне тотрыкландыра алмас, дип уйлыйм. Минем фикеремчә, Трамп - сәясәткә очраклы рәвештә килеп кергән кеше. Аның уңышы - командасының яхшы эшләвендә генә, - дип ассызыклый Мәскәүнең "Промсвязьбанк" ширкәтенең тикшеренүләр һәм аналитика буенча директоры Николай Кащеев.


ЯЛ ИТӘРГӘ - ЮК, ФАТИРГА - БАР


Икътисади вәзгыять төзелешкә дә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Мисал өчен, хәзер күп кенә төзелеш ширкәтләренең эшләре туктап калган. Ә декабрь, гадәттә, көтелмәгән бүләкләр белән сөендерергә ярата.

Мисал өчен, быел ипотека программасы буенча фатир алучылар саны кискен арткан. Бу - элиталы йортларга түгел, ә эконом-класстагы торакка кагыла.

Халык арасында икенчел торакка да сорау шактый зур. Мисал өчен, быел Казанда торак өлкәсендә бик сәер күренешләр күзәтелгән. Гадәттә, Яңа ел каникулларыннан, май бәйрәмнәреннән соң торакка сорау кимесә, быел киресенчә булган. Нәкъ менә шушы вакытта ипотекага фатир алучылар арткан да инде.

- Быел кешеләрнең чит илдә ял итү өчен акчалары булмады, алар фатир сатып алды. Бу - соңгы биш ел эчендә иң уңышлы ел иде, - дип ассызыклый «Сувар Девелопмент" ширкәтенең коммерция директоры Максим Николаев.

Сер түгел, банклар да ипотекада акча эшләп калырга ашыга. Мисал өчен, әгәр моннан берничә ел элек ипотекага фатир бирү-бирмәүне ике-өч атнада хәл итсәләр, хәзер бу вакыт тагын да кыскарган. Бүген кешегә ипотека программасы буенча фатир бирүне ике сәгать эчендә хәл итәргә мөмкиннәр...



Саннарга күз салсак, 2015 ел белән чагыштырганда, быел ипотекага фатир алучылар 20 процентка арткан һәм 50 процент тәшкил иткән. Ә арзанлы торакка килгәндә, аларны сатып алучылар 60-70 процентка җиткән.

Хәер, аналитиклар 2017 елга оптимистик фаразлар ясамый. Консерватив карашта кала бирә...

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X