Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2017 елның Казан Сабан туе батыры билгеле булды

Бүген Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның абсолют батыр исемен Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин яулады. Казан Сабан туеның батыры "Татар-информ" хәбәрчесенә үз хис-кичерешләрен сөйләп китте. Шулай ук ул яшь көрәшчеләргә дә киңәшләрен әйтте. "Мин әле аңлап бетерә алмыйм, әмма җиңүемне беләм....

Бүген Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның абсолют батыр исемен Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин яулады.

Казан Сабан туеның батыры "Татар-информ" хәбәрчесенә үз хис-кичерешләрен сөйләп китте. Шулай ук ул яшь көрәшчеләргә дә киңәшләрен әйтте.

"Мин әле аңлап бетерә алмыйм, әмма җиңүемне беләм. Бу җиңүгә озак еллар буе бардым. Миңа булышкан, минем өчен җан аткан барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә", - диде ул.

"Мин 2002 елдан бирле республика ярышларында, Сабан туйларында катнашып киләм. Казан Сабан туен беренче тапкыр алам. Ярышларда мин Вахитов районы өчен көрәшәм. Чыгышым белән Кама Тамагыннан", - диде батыр.

Сабантуй Березовая роща.

Абдуллин яшь көрәшчеләргә дә үзенең киңәшләрен әйтеп китте.

"Яшьләр спорт залларына күбрәк йөрсеннәр. Күбрәк көрәш белән шөгыльләнергә кирәк. Мин үзем дә җиңәрмен дип уйламаган идем, әмма шөгыльләнгәч барсы да була", - диде Лениз Абдуллин.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев