Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды. Әлеге мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы номатив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырган. Документ нигезендә, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә профильле математика буенча имтихан планлаштырылган....

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды. Әлеге мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы номатив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырган.

Документ нигезендә, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә профильле математика буенча имтихан планлаштырылган. Химия һәм тарих буенча сынау 4 июндә узачак. 6 июньдә - рус теле, 9 һәм 13 июньдә чит телләр (сөйләм) буенча имтихан булачак. Җәмгыять белеме - 14 июньдә, 18 июньдә биология һәм чит телләр (язмача өлеше) буенча бердәм дәүләт имтиханнары үтәчәк. Сынауларның төп агымы 20 июньдә рус әдәбияты һәм физика белән тәмамланачак.

Өстәмә көннәр 22 июньнән 2 июльгә кадәр билгеләгән.

Җитди сәбәбе булганнар имтиханнарны 21 марттан 4 апрельгә кадәр алдан тапшыра алачак.

Сентябрь агымы 4 сентябрьдә (рус теле) һәм 7 сентябрьдә (база дәрәҗәсендәге математика) узачак.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев