Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сату 14 сентябрьдә башлана

2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатының финал матчларына алдан билет сату 14 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә башлана, тамашачылар билет алуга гариза бирә ала. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС. Беренче сату этабы 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр гаризалар саны булган урыннар...

2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатының финал матчларына алдан билет сату 14 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә башлана, тамашачылар билет алуга гариза бирә ала. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС.

Беренче сату этабы 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр гаризалар саны булган урыннар саныннан артса, билетлар очраклы җирәбә юлы белән таратылачак. Билетка гариза бирүчеләргә 2017 елның 16 ноябренә кадәр җавап бирәчәкләр. Икенче сату аралыгы 16-28 ноябрьдә булачак, бу вакытта билетлар чират тәртибе белән сатылачак.

Сатуның икенче этабы 2017 елның 1 декабреннән соң ачылачак, ул да очраклы җирәбә юлы (5 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр) һәм чират тәртибе белән (2018 елның 13 мартыннан 3 апреленә кадәр) башкарылачак.

Билет хуҗаларына турнир башланыр алдыннан берничә атна эчендә бушлай китереп биреләчәк. Тапшыру 2018 елның апрель яки маеннан да иртәрәк башланмаячак. Соңгы этап - билетларны чират буенча сату 18 апрельдә башланып, 15 июльдә - чемпионатның финал көнендә тәмамланачак.

Дөнья чемпионаты матчлары 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранскта узачак.

ФИФА 2016 елда дөнья чемпионаты матчларына билет бәясен игълан иткән иде. Билетлар дүрт бәя категориясенә бүленгән, шул ук вакытта аларның берсе махсус Россия гражданнары өчен ясалган. Россиялеләр өчен билетның минималь бәясе төркем этабы уенына (ачылу матчыннан тыш) -1280 сум, чит ил кешеләре өчен 105 долларны тәшкил итәчәк. Ачылыш матчына россиялеләргә билетның минималь бәясе - 3200 сум, чит ил кешеләренә - 220 доллар. Финал билетлары россиялеләр өчен - 7040 сум, чит ил җанатарлары өчен 455 доллар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X