Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр 3,7 процентка индексацияләнә

Хөкүмәт 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 3,7 процентка индексацияләү карарын кабул иткән. Бу хакта хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС. "Пенсияләрне 2018 елның 1 гыйнварыннан 3,7 процентка индексацияләү карары кабул ителде", - дип җиткергән ул. Топилин сүзләренчә, 2018 елның...

Хөкүмәт 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 3,7 процентка индексацияләү карарын кабул иткән. Бу хакта хөкүмәт утырышы йомгаклары буенча Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС.

"Пенсияләрне 2018 елның 1 гыйнварыннан 3,7 процентка индексацияләү карары кабул ителде", - дип җиткергән ул.

Топилин сүзләренчә, 2018 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне индексацияләү 2018 елның бюджет проектында 4,1 процент күләмендә планлаштырылган. "Социаль пенсияләрдә берни үзгәрми (индексация механизмында)", - дигән министр, индексациянең 4,1 процент тәшкил итәчәген аңлатып.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, киләсе елда эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү каралмаган. "Юк, без шартларны үзгәртмәдек, мораторий сакланды", - дип өстәгән Топилин.

Алдан Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтендә 2018 елда картлык буенча иминият пенсияләренә өстәмә уртача 400 сум тирәсе булырга мөмкин дип белдергәннәр иде. Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2017 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме - 13 657 сум булган, 2018 елда ул 14 045 сумга җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X