Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2050 елга Дөнья океанында балык юкка чыгарга мөмкин

Балыкчылык тармагы белән идарә итү үзгәреш кичермәсә, 2048 елга Дөнья океанында балык калмаячак. Россиядәге Бөтендөнья кыргый табигать фондының фаразлары шундый, дип яза "Российская газета". Оешма белгечләре үз фаразларының дөреслеген Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы мәгълүматларына нигезләнеп җиткерә. Аннан аңлашылганча, диңгездә балык тоту һөнәрчелегенең 90 проценты үзләштерелгән инде. Шуларның 60 проценты...

Балыкчылык тармагы белән идарә итү үзгәреш кичермәсә, 2048 елга Дөнья океанында балык калмаячак. Россиядәге Бөтендөнья кыргый табигать фондының фаразлары шундый, дип яза "Российская газета".

Оешма белгечләре үз фаразларының дөреслеген Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы мәгълүматларына нигезләнеп җиткерә. Аннан аңлашылганча, диңгездә балык тоту һөнәрчелегенең 90 проценты үзләштерелгән инде. Шуларның 60 проценты актив файдаланыла, ә 30 проценты инде азакка кадәр кулланылу дәрәҗәсендә.

Барыннан да бигрәк, юкка чыгу ихтималы ак балыкка яный, ди белгечләр. Ә ул кешелек өчен иң мөһим диңгез ризыгы, диелә. Моннан тыш эре ерткыч балыкларның 90 проценты инде беркайчан да элеккеге кадәр санга җитмәяәчк икән. Алар арасында тунец, тәрәч балыгы, палтус, кылыч балык кебек төрләр бар.

Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы фаразлавынча, 2050 елга Җирдә халык саны өчтән бер өлешкә артып, 9 миллиардка кадәр җитәчәк. Шуңа күрә азык-төлеккә караш үзгәрмәсә, кешелекнең ризыкка кытлык кичерү ихтималы бик зур, диелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев