Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

21 яшьлек казанлы ноутбук урлаган һәм ломбардка тапшырган

Казанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз полициягә 40 мең сумнан артык милке юкка чыгуы турында хәбәр иткән. Билгесез затлар фатирдан ноутбук һәм аның башка кирәк-яракларын урлаган дип аңлаткан ул. Полиция ачыклаганча, урлау очрагы булганчы зыян күрүче янына танышлары килгән булган. Өстәл артында сыйланганнан соң, кунаклар таралышкан. Әмма фатир хуҗасы милке югалуын...

Казанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз полициягә 40 мең сумнан артык милке юкка чыгуы турында хәбәр иткән. Билгесез затлар фатирдан ноутбук һәм аның башка кирәк-яракларын урлаган дип аңлаткан ул.

Полиция ачыклаганча, урлау очрагы булганчы зыян күрүче янына танышлары килгән булган. Өстәл артында сыйланганнан соң, кунаклар таралышкан. Әмма фатир хуҗасы милке югалуын абайлап алган.

Оператив тикшерү чаралары үткәрү нәтиҗәсендә зыян китерүченең шәхесе ачыкланган. Ул шул көнне хуҗа хатын фатирында кунак булган 21 яшьлек казанлы булган. Шаһитлар булмаудан файдаланып, егет ноутбукны пакетка салган һәм ашыгып китеп барган. Ул урланган әйберләрне ломбардка тапшырган.

Оперативниклар ломбардтан залог билетын алганнар. Хәзер элек хөкем ителгән егеткә карата РФ Җинаять кодексының "Урлау" маддәсе билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев