Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

22 декабрь көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында "Юлларда сак бул" исемле чара узды

22 декабрь көнне Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча тематик мероприятие үткәрелде. Ул "Юлларда сак бул" дигән теманы үз эченә алган иде.Балалар шигырьләр сөйләделәр, кагыйдәләрне исләренә төшерделәр, тизлеккә юл йөрү билгесен җыйдылар, машиналар турында күңелле бию биеделәр, светофор турында җыр җырладылар. Бәйрәмдә убырлы карчык һәм песи...

22 декабрь көнне Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча тематик мероприятие үткәрелде.

Ул "Юлларда сак бул" дигән теманы үз эченә алган иде.Балалар шигырьләр сөйләделәр, кагыйдәләрне исләренә төшерделәр, тизлеккә юл йөрү билгесен җыйдылар, машиналар турында күңелле бию биеделәр, светофор турында җыр җырладылар.

Бәйрәмдә убырлы карчык һәм песи катнашты. Убырлы карчык булып 3 балабызның әнисе Хузина Рафилә уйнады. Кичәгә әйдәп баручы белгеч Закиров Динар Рамилевич килгән иде. Кичә азагында ул балаларга транспорт һәләкатләре турында видеоролик күрсәтте. Балаларга юлларда ничек йөрергә кирәклеген аңлатты. Машиналарда нинди балалар коляскасы булырга тиешлеген сөйләде. Ахырдан ул һәр балага һәм балалар бакчасына бүләкләр бирде. Балаларга да, үзебезгә дә кичә бик ошады.

Гөлгенә Солтангәрәева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев