Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

25 ноябрьдә узачак Китап Бәйрәменә чакырабыз!

2015 ел әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияте Теләчебездә "Китап бәйрәме" дигән әдәби-мәдәни чара үткәрә. Әлеге чара 25 ноябрь көнне Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин, якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Заһретдин...

2015 ел әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияте Теләчебездә "Китап бәйрәме" дигән әдәби-мәдәни чара үткәрә.

Әлеге чара 25 ноябрь көнне Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин, якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Заһретдин кызы Гәйнетдинова, шагыйрь һәм публицист Газинур Фасыйкъ улы Моратов һәм Татарстан китап нәшриятында чыгучы татар теле, әдәбияты дәреслекләре, методик әсбаплар авторлары катнашында узачак. Очрашуга килгән һәркем күңеленә рухи азык, тирән канәгатьләнү хисләре алыр дип өметләнәбез. Китап сөюче дусларыбызны 14.00 сәгатьтә мәдәният йортында көтеп калабыз. Шулай ук фойеда китап сәүдәсе дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев