Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

25 ЯШЬЛЕК "ГАЗОВИК" КЫЗ КАЗАН ӘБИСЕН “ЧИШЕНДЕРГӘН”

Үзен газ хезмәткәре дип таныштырып, "кунак кыз" Rазанда яшәүче пенсионерның бар акчасын алып чыгып киткән. Владимир өлкәсеннән килгән 25 яшьлек кыз Казанда югалып калмый, кул да кушырып утырмаган. Үзен газ белгече дип таныштырып, бер пенсионер әбинең фатирына үтеп, аның бөтен акчасын алып чыгып киткән. "Озын куллы кыз" бу гамәлен яшерми....

Үзен газ хезмәткәре дип таныштырып, "кунак кыз" Rазанда яшәүче пенсионерның бар акчасын алып чыгып киткән.

Владимир өлкәсеннән килгән 25 яшьлек кыз Казанда югалып калмый, кул да кушырып утырмаган. Үзен газ белгече дип таныштырып, бер пенсионер әбинең фатирына үтеп, аның бөтен акчасын алып чыгып киткән.

"Озын куллы кыз" бу гамәлен яшерми. Әмма артык сүз дә озайтып тормый. Бар эшчәнлеген ике сүзгә сыйдыра: "кердем дә алдым" дип кенә бәяли, -"Татарстан24" каналына.

Әмма зыян күрүче әби исә, фатирга кергәнче аның кыңгырау төймәсенә басуын, үзен газ хезмәте белгече дип таныштырып, чираттагы тикшерү үткәрергә килүен әйтә. Беркатлы әби, аннан бер документ та сорамыйча, таныш булмаган алдакчыга ишеген ача. Кухняга кергәч, "газ белгече" конфоркаларны ачып куя һәм батареяларны карау максаты белән бүлмәгә үтә. Әмма ул китеп озак та үтми, әбекәй үзенең кәкре каенга терәлеп калуын аңлый. Фатирындагы акчалардан җилләр искән, тиене дә калмаган хәтта!

Әлеге факт буенча оператив тикшерү эшләре комплексы оештырылды, - ди Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте белгече Марсель Нәгыймов. - Шуннан чыгып, хокук саклау хезмәткәрләре угрының машина маркасы һәм номерының эзенә төште. ТР Эчке Эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе кыска вакыт аралыгында машинаны табып, алдакчы "газ хезмәткәре"н кулга алды.

Бүген 25 яшьлек угры кыз сак астында. Аңа карата "урлау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Ярык тагарак алдында калган пенсионерга урланган акчаның бер өлеше кайтарылган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев