27 май – Бөтенроссия китапханә көне. Китапханә хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез!
27 май - Бөтенроссия китапханә көне. Шул уңайдан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләренә котлау җиткерде. - Китапханәләр көне библиография, китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Китап...
27 май - Бөтенроссия китапханә көне. Шул уңайдан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләренә котлау җиткерде.
- Китапханәләр көне библиография, китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Китап уку һәм матбагачылык үсеше, әдәби процессның һәм китапханә эшенең камилләшүе - бу мәсьәләләр Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, тулаем бөтен җәмгыять өчен һәрчак актуаль булды һәм шулай булачак та.
Бүген республикада 150 китапханә эшли, 3788 китапханә хезмәткәре бай китап фондын саклап калу һәм укучыларның санын арттыру юнәлешендә игелекле эшләр башкара. Мәгълүмат өлкәсендәге белемнәр гаранты буларак, сез үзегез хезмәт күрсәткән укучыларга мәгърифәт нуры таратасыз, аларда Китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбиялисез. Кызыклы идеяләрегез туып кына торсын, укучыларыгыз сезгә чиксез рәхмәтле булсын, фондларыгыз баеганнан байый, ә йөрәкләрегездә матур киләчәккә якты ышаныч ныгыганнан-ныгый барсын. Сезгә нык сәламәтлек, илһамлы иҗат һәм игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар телим, - диелә министрның котлавында.
Без дә, "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре, сезне, китапханәче дуслар, һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев