Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

3 ел элек лотереяда 18 миллион откан кешене эзлиләр - сез түгелме?

Өч ел элек ул билетны Башкортстанда сатып алганнар. Ләкин хуҗасының телефон номеры базада теркәлмәгән, шуңа күрә аның белән элемтәгә чыга алмыйлар икән. ү

2016 елның 30 апрелендә "Жилищная лотерея" уенында бер иркәй "58", "35", "63", "41", "84" комбинацияләрен отып, 18 миллионга баеган. Тик үзе бу хакта бүгенгәчә белми, дип хәбәр ителә.    Әле аның бер айдан азрак вакыты калган. "Столото" уенының кагыйдәләре буенча, бүләк яки акча откан кеше ярты ел эчендә үзе турында хәбәр бирергә тиеш.   " Нигезле сәбәп килеп чыгып, отышын үз вакытында алалмаган икән, 3 ел эчендә билеты белән килеп, акчасын алырга хокукы бар. Әгәр 3 ел үтеп киткән икән, акча дәүләт бюджетына күчәчәк", - дип яза "Столото"ның матбугат хезмәте.    Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, хәтерегезне яңартып алыгыз, бәлки 3 ел элек сез алган билет тикшерелмичә калгандыр да, 18 миллион сум нәкъ сезне көтеп торадыр?
Автор : Каспранова Ләйсән 
Фото: соцчелтәрләрдән
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев