Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

3 кешенең гомере өзелгән

Татарстан спортчылары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең видеосы пәйда булды. Аннан аңлашылганча, автобусның йөртүчесе руль артында йоклап киткән булырга да мөмкин. Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вакәләтле вәкил Павел Астахов ярдәмчеләре бүген Түбән Новгородта Татарстан спортчылары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча бәйсез тикшерү үткәрәчәге билгеле булды. ТатарстанЯшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәлакәттә...

Татарстан спортчылары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең видеосы пәйда булды. Аннан аңлашылганча, автобусның йөртүчесе руль артында йоклап киткән булырга да мөмкин. Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вакәләтле вәкил Павел Астахов ярдәмчеләре бүген Түбән Новгородта Татарстан спортчылары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча бәйсез тикшерү үткәрәчәге билгеле булды.

ТатарстанЯшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. "Киләчәктә мондый фаҗигаләргә юл куймас өчен барысын да эшләячәкбез",- диде бүген журналистларга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов.

Аның сүзләренә караганда, 23-24 майда Санкт-Петербург шәһәрендә буласы ярышларга каратэ буенча Татарстан җыелма командасы ТР Каратэ федерациясе хисабына барган. Шуңа бәйле рәвештә, пассажир ташу белән шөгыльләнгән предприятиене дә федерация үзе сайлаганлыктан, автобусның юлга чыгу вакыты һәм башка мәсьәләләр әлеге 2 оешма компетенциясендә булган.
"Кагыйдә буларак, теге яки бу ярышка бару министрлыкның бердәм календарь планына туры китереп тормышка ашырыла. Санкт-Петербургта буласы спорт чарасы исә әлеге планга кертелмәгән иде, ТР Каратэ федерациясе министрлыкка аның турында хәбәр итмәде", - дип сөйләде министр урынбасары. Ул билгеләп узганча, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы республика ведомствосының бердәм календарь планына кертелгән ярышларга баруны гына контрольда тота һәм бу максатларга акча бүлеп бирә. Планга кертелмәгән ярышлар турында федерация вәкилләре министрлыкка хәбәр итәргә бурычлы түгел.
Алмаз Мингулов киләчәктә бу төр фаҗигаләрне кисәтү өчен чаралар күреләчәге турында әйтте. Шулай ук һәлакәттә гомере өзелгәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе турында фикер алышу күздә тотыла.
Искәртеп үтик: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус "МAN" йөк машинасы белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. 51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыккан дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган.
Балаларның берсе Казанның "Феникс" спорт каратэсы клубына, калганнары "Ак Бүре" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөргән, дип җиткерде "Татар-информ".
Интертат.ру
№ --- | 21.05.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев